Миңнеханов Караганда шахтасында шахтерлар үлеме уңаеннан кайгы уртаклашты
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Костенко исемендәге шахтада булган вакыйгага бәйле рәвештә Казахстан Президенты Касыйм-Җомарт Токаевка кайгы уртаклашу телеграммасы җибәрде. Әлеге шахтада кешеләр һәлак булган. Бу хакта республика җитәкчесе матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Караганда шәһәрендә шахтада шартлау турындагы хәбәрне Татарстан Республикасында тирән кайгы белән кабул иттек. Якыннарын югалткан гаиләләргә тирән кайгы уртаклашуны һәм зыян күрүчеләргә тизрәк савыгу теләкләрен кабул итүегезне сорыйм», – диелә телеграммада.
Элегрәк хәбәр ителгәнчә, Казахстанның Караганда өлкәсендә Костенко исемендәге шахтада шартлау нәтиҗәсендә 21 кеше һәлак булган.