Татарстанда 826,9 тонна гошер сәдакасы җыелды һәм мохтаҗларга өләшенде
Татарстан Республикасы Диния нәзарәте башлангычы белән тормышка ашырылган гошер сәдакасын җыю һәм халыкның мохтаҗ катламнарын азык-төлек белән тәэмин итү кампаниясе тәмамланды. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.
Кампания нәтиҗәләре буенча, Татарстан Республикасында барлыгы 826,9 тонна гошер сәдакасы җыелды. Мөхтәсибәтләр арасында беренче өчлекне Сарман (88 т), Балык Бистәсе (60 т), Балтач (59,2 т) районнары алып тора.
Татарстан мөселманнары, мохтаҗларга ярдәм итү йөзеннән, республика мәчетләренә яшелчә (бәрәңге, чөгендер, кәбестә, кишер, кабак, ташкабак, суган һ.б.), җиләк-җимеш кайнатмалары, тозлаган кыяр-помидорлар, бал алып килде. Искәрмәләр дә булды: мәсәлән, Аксубай һәм Сарман районнарында мөселман эшкуарлары гошерне – бөртекле культуралардан, ә Лаеш мөхтәсибәтендә оннан чыгарды.
Кампания кысаларында җыелган азык-төлек хәйрия оешмаларына, социаль учреждениеләргә, мөселман уку йортларына, шулай ук турыдан-туры мохтаҗ гаиләләргә җибәрелде. Алдагы еллардан аермалы буларак, быел гошернең бер өлеше (бәрәңге) махсус хәрби операция зонасына Татарстаннан мобилизацияләнгән солдатларга юлланды.
Гошер җыю кампаниясе Татарстанда барлык мөхтәсибәтләрдә үзәкләштерелгән рәвештә 2017 елдан бирле үткәрелә.