Дамаск шәһәрендә «Россиядә ислам традицияләре» күргәзмәсе ачылды
«Россиядә ислам традицияләре» халыкара мәдәни проекты дөньяга Россия ислам мәдәниятенең күптөрлелеге һәм матурлыгы турында җиткерүен дәвам итә. Ул Россия мөселманнары Диния нәзарәте һәм Россия Мөфтиләр шурасы тарафыннан гамәлгә ашырыла. Бу юлы шул ук исемдәге күргәзмә Дамаск шәһәренең «Alef Nooon» галереясында ачылды. Ул Дамаск шәһәрендәге Рус йорты һәм Сирия мәдәният министры Любана Мушауах контролендә тормышка ашырыла. Бу хакта Россия Мөфтиләр шурасы матбугат хезмәте яза.
Ачылу тантанасында министр Любана Мушауах ханым, фотоэшләр авторы Илдар Ямбиков, Сириянең Дин һәм вакыф эшләре министрлыгы югары дәрәҗәле вәкилләре, танылган җәмәгать һәм мәдәният эшлеклеләре, Сирия Гарәп Республикасының әйдәп баручы массакүләм мәгълүмат чаралары катнашты.
Күргәзмә экспозициясе кунакларны Россия төбәкләре мәчетләре белән таныштыра, аларның архитектура төрлелеге Россия мөселман халкының күп гасырлык тарихи-мәдәни байлыгын чагылдыра. Автор сүзләренчә, сурәтләнгән мәчетләрдә төзүчеләр осталыгы гына түгел, ә халыклар мәдәнияте, традицияләре, тарихы һәм бу йортлар төзелгән төбәк үзенчәлекләре дә чагыла.
«Әлеге фотокүргәзмә — Россия мөселманнарының рухи лидеры мөфти шәех Равил Гайнетдин фатихасы белән 20 ел дәвамында алып барылган масштаблы эш нәтиҗәсе. Без проектны бөтен дөнья буенча уңышлы рәвештә тормышка ашырабыз. Аерым алганда, фотокүргәзмә белән Бруней, Индонезия, Согуд Гарәбстаны, Малайзия халкы, ә хәзер инде Сирия халкы да танышты. Кешеләр экспозиция турында җылы фикерләр әйтә. Тәэсирләре белән уртаклашып, тәкъдим ителгән фотоэшләр аша алар Россияне яңа яктан ачуларын әйтәләр», — ди проект җитәкчесе, Россия Мөфтиләр шурасы рәисенең беренче урынбасары, Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе урынбасары Рушан Аббасов.