«Апас» якташлар җәмгыяте 30 еллыгын билгеләп үтте
«Апас» якташлар җәмгыяте оешуга 30 ел тулу уңаеннан, Казанның Ленин исемендәге мәдәният сараенда «Бер күрешү – үзе бер гомер» кичәсе узды. Бу хакта «Апас-информ» сайты яза.
ТР муниципаль берәмлекләр Советы Ассоциациясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин, район башлыгы Айрат Җиһаншин, «Апас» якташлар җәмгыяте җитәкчесе Марат Нуриев, Апастан чыккан күренекле шәхесләр тәбрикләү сүзләрен җиткерде, диелә хәбәрдә.