Түбән Камада «Сәнгать төне» дип исемләнгән Бөтенроссия акциясе узачак
3 ноябрь көнне Түбән Каманың комплекслы музеенда «Сәнгать төне – 2023» Бөтенроссия акциясе узачак. Бу хакта Түбән Кама районының рәсми сайтында хәбәр ителә.
16.00 – 17.00 сәгатьләрдә рәссамнар белән «Бер картина тарихы» дип исемләнгән иҗади очрашу көтелә. 17.00 – 18.00 сәгатьләрдә энкаустика рәсеме техникасы буенча мастер-класс узачак. 18.00 – 19.00 сәгатьләрдә - халык уен кораллары ансамбле «Русские узоры» концерты. Ә 18.00 – 19.00 сәгатьләрдә Түбән Каманың яшь рәссамнары белән арт-очрашу планлаштырылган, диелә хәбәрдә.