Казан Дәүләт автоинспекциясе машина йөртүчеләрне Автомобильчеләр көне белән котлады
Ел саен октябрьнең соңгы якшәмбесендә Россиядә Автомобилчеләр көне һөнәри бәйрәме билгеләп үтелә.
Бәйрәм алдыннан Казан автоинспекторлары машина йөртүчеләрне котлады. Хезмәткәрләр сәламәтлек, иминлек, һәм, әлбәттә, имин юллар теләделәр, истәлекле сувенирлар һәм тематик язма кулланмалар тапшырдылар.
«Бүген - сезнең көнегез, кадерле автомобильчеләр! Бу көнне сезне, шундый мөһим һөнәр вәкилләрен, һөнәри бәйрәм белән котлыйсым килә. Сезгә бары имин юллар һәм тормышта туры юллар гына телим, һәм сезнең машинагыз Сезне беркайчан да кыен хәлдә калдырмасын. Мондый мөһим бәйрәмдә һәр машина йөртүчегә сәламәтлек һәм бәхет теләү генә кирәк!» - диде Эчке эшләр министрлыгының Казан Дәүләт автоинспекциясе юл-патруль хезмәте полкы командиры полиция полковнигы Михаил Савин.
Шулай ук полк командиры автомобильчеләргә Казан юллары тагын да иминрәк булсын өчен башка машина йөртүчеләргә карата да игътибарлы булуларын теләде.