Самара һәм Оренбург өлкәләре арасындагы күперне Татар автономиясе ярдәмендә төзегәннәр
Самара өлкәсенең Гали һәм Оренбург өлкәсенең Богырыслан районы Байрак выллары арасында яңа күпер салынган. Гали белән Байрак татар авылларын аерып торучы елга аша күпер бик искергәч, Самарның Зубчаниновка бистәсендә урнашкан «Болгар мирасы» мәчетенең имам-хатыйбы Рәсих хәзрәт Вакказов аны төзекләндерүгә алынган. Бу турыда «Самара татарлары» сайты хәбәр итте.
Самар шәһәренең татар милли-мәдәни автономиясе үз өстенә финанс ягының төп өлешен алган. Шулай ук Похвистнево, Богырыслан районнарында яшәүче, Самарның «Болгар мирасы» мәчетенә йөрүче битараф булмаган мөселман кешеләре матди ярдәм күрсәтеп, чыгымнарның калган өлешен каплаганнар.
«Сүз дә юк, күперләр ике елга ярын тоташтыручы гына ролен уйнап калмый, ә шушы җирлектә яшәүчеләрнең тормыш-көнкүреше өчен мөhим бер объект санала. Байраклылар өчен төзек күпердән йөри башлавы — аеруча шатлыклы вакыйга. Кибете, даруханәсе, мәчете кирәксә, Богырыслан шәһәренә кадәр 15 километр булса, Галигә — ике генә», – диелә хәбәрдә.
Эш күләме шактый зур килеп чыккан. Яңа күпер төзелешендә исә чыдамлы заманча материаллар кулланылган, объект конструкциясе махсус торбалар ярдәмендә ныгытылган. Төзүчеләр тиз арада сыйфатлы итеп эшне башкарган.
«Кешегә бәяне аның кылган игелекле гамәлләренә карап бирәләр», — диләр. Халыкны күперле итеп, сөендергәнегез өчен Аллаһы Тәгалә сезгә әҗер-савабын да өстәп-өстәп бирсен, битараф булмаган кешеләр. Халык яңа салынган күпергә «тузан кундырмас», ике якны бер итеп, рәхмәтләр әйтеп, аның аша курыкмый йөрер, дип өметләнәбез. Ике төбәкне тоташтыручы «Дуслык» күпере озак еллар куллануда булсын!» диелә хәбәрдә.