Төркиянең Казандагы Генераль консулы ватандашларын Республика көне белән котлады
Төркиянең Генераль консулы Угур Йылмаз Республика көнендә Россиядә яшәүче ватандашларына мөрәҗәгать итте. Котлауны ул «Татар-информ» редакциясенә җибәрде.
«Без Төркия Республикасының 100 еллыгын горурлык белән бәйрәм итәбез. Россия Федерациясендә яшәүче ватандашларымны, Төркия җәмәгатьчелеген, Россия Федерациясенең дус халкын һәм тугандаш Татарстан Республикасын чын күңелдән котлыйм, иң изге теләкләремне җиткерәм», – диде Угур Йылмаз.
Искәртеп узыйк, Кемаль Ататөрек җитәкчелегендәге илнең бәйсезлеге өчен сугыш чит ил интервенциясен бетерүгә һәм республика төзелешен урнаштыруга мөмкинлек бирде. Шулай итеп, 100 ел элек Төркия Республикасы оешкан.
«Очрактан файдаланып, без мәрхәмәт һәм рәхмәт хисләре белән Гази Мостафа Кемаль Ататөрекне, аның көрәштәшләрен, Азатлык сугышы геройларын, җирләребезне Ватаныбызга әйләндергән көрәштә һәлак булган сугышчыларны һәм ветераннарны искә алабыз», – диде Төркиянең Казандагы Генераль консулы.
Элегрәк Угур Йылмаз Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов белән очрашты, ул шулай ук Төркияне Республика көне белән котлады.