Башкортстанның Бишбүләк районында «Миңсылу» мәчетен биш айда төзеп бетергәннәр
Башкортстанның Бишбүләк районындагы Иттихат авылында «Миңсылу» мәчетен ачу тантанасы булды, дип хәбәр итә «Башинформ».
Яңа мәчет рекордлы кыска вакытта — биш ай эчендә төзелә. Мәчеткә нигез быел 25 майда салынган була, октябрь ахырына инде төзелеш тәмамланган да.
Мәчетнең Караидел районында эшләнгән бурасына акча бар җирдән җыелган. Дин йорты бары тик шәхси иганәләр хисабына гына төзелә. Авыл халкы һәм тумышы белән шуннан булган кешеләр игелекле эшкә мөмкин булган кадәр күбрәк өлеш керткән, диелә хәбәрдә.
Проектны тормышка ашыруда якташларына Бишбүләк районының мактаулы гражданнары, «Атайсал» республика проектында катнашучылар, Иттихат авылында туган, Башкортстанның һәм Россия Федерациясенең атказанган төзүчесе Фәнил Хөснетдинов һәм Ает авылында туган, Ханты-Манси автономияле округының Мегион шәһәрендә «Сибнефтегазстрой» ҖЧҖ финанс директоры Рамил Кыямов зур финанс ярдәме күрсәтә.
Яңа мәчет Фәнил Хөснетдиновның әнисе Миңсылу Хөснетдинова хөрмәтенә аталган, диелә хәбәрдә.