Әлмәтлеләр «Хезмәткә һәм оборонага әзер» республика суперфиналында җиңү яулады
Казанда «Хезмәткә һәм оборонага әзер» бөтенроссия физкультура-спорт комплексы фестиваленең суперфиналы узды. Ярышларда Әлмәт командасы беренче урынны алды. Бу хакта «Әлмәт таңнары» газетасы яза.
Һәр муниципаль район һәм шәһәр округы командасы 9 катнашучыдан торган (VIIXV баскыч) кышкы һәм җәйге ГТО фестивальләрендә призлы урыннар алган команданы тәкъдим итте.
Ярышларда Чүпрәле районы, Яшел Үзән районы, Нурлат районы, Саба районы, Актаныш районы, Әлмәт, Түбән Кама һәм Яр Чаллы командалары катнашты.
Ярыш нәтиҗәләре буенча Әлмәт командасына беренче, Саба районы командасы икенче, Актаныш районы командасы өченче урын алды, диелә хәюәрдә.