Чистай районының Гаделша авылында әфганчы Раиф Хәсәновка истәлек тактасы куелды
Чистай районының Гаделша авылы мәктәбендә әфганчы Раиф Хәсәновка истәлек тактасы куелды. Бу хакта «Чистай хәбәрләре» газетасы яза.
Аны ачуда балалар һәм педагоглар, авыл халкы, җирлек башлыгы, әфганлы сугышчының туганнары, дуслары, «Сугышчан туганлык», «Хәрби диңгез кардәшлеге» һәм «Совет офицерлары берлеге» иҗтимагый оешмаларының җирле бүлекчәләре вәкилләре, СССРның КГБ генерал-майоры Ю. И. Дроздов исемендәге казак пластун бүлекчәсе вәкилләре дә катнашты.
Патриотик чараны Гаделша мәктәбенең тормыш иминлеге нигезләре укытучысы Илдус Хәйретдинов алып барды. Истәлек тактасын ачканнан соң, Батырлык дәресе мәктәптә дәвам итте һәм, әлбәттә, ул Раиф Шәйхеислам улы Хәсәнов истәлегенә багышланды. Иң элек Илдус Мөхсин улы барлык катнашучыларга якташының ничек һәлак булуы турында искә төшерде.
«Раиф Хәсәнов 1962 елның 15 гыйнварында туган, Түбән Кама шәһәрендә мәктәпне тәмамлаган. Армиягә аны Чистай хәрби комиссариатыннан чакыралар. Егетне Әфганстанга сугышка җибәрәләр. Раифнең әнисе үзәк район дәваханәсендә шәфкать туташы булып эшли. Билгеле, ана кеше баласы өчен ут йотып яши. Ни кызганыч, бәла озак көттерми, Раифнең аягы яралана. Дәваханәдән чыкканнан соң аны ялга җибәрәләр. «Хәтер китабы»нда язылганча, аның Кабулга дүртенче тапкыр очуы һәлакәт белән тәмамлана. Машиналар тигез булмаган юллардан алга баралар. Раиф автоколонна азагында. Кисәк кенә шартлау тавышлары яңгырый, дошманнарның автомат, пулеметлары телгә килә — кыска гына бәрелеш булып ала. Бәрелеш вакытында солдатның корсагы яралана. Янә госпиталь, коточкыч авыртулар, ничек тә терелергә тырышу, яшәү теләге… Әмма яра тирән була, ни кызганыч, үлемгә китерә», — дип сөйләде Илдус Хәйретдинов.
Хәбәрдә әйтелгәнчә, Раиф Хәсәнов Кызыл Йолдыз ордены һәм «Батырлык өчен» медале белән бүләкләнә. Әмма шулай килеп чыга, аның исеме Чистайда интернационалист сугышчыларга куелган һәйкәлнең гранит тактасында мәңгеләштерелмәгән. 6 кеше рәсми рәвештә теркәлгән һәлак булучылар исемлегендә, ни кызганыч, аның исеме юк. Мондый хәл ул сугыш кырында түгел, ә Советлар Союзы территориясендә госпитальдә һәлак булганга килеп чыккан. Әмма Илдус Хәйретдинов «Сугышчан туганлык» вәкилләре белән бергә хәзерге вакытта бу мәсьәләне хәл итүгә өлеш кертү өчен бар көчен куя.
Чарага чакырылган сыйныфташлары, дулкынланып, күз яшьләрен сөртә-сөртә, хатирәләре белән уртаклаштылар, аның нинди дус, ул булуы, нәрсә турында хыяллануы, нәрсә белән мавыгуы һәм башка күп нәрсәләр турында сөйләделәр. Шулай ук алар бу чараны оештыруда катнашканнарның барысына да иптәшләре турында хәтерне саклаганнары өчен рәхмәт белдерделәр.
Батырлык дәресеннән соң, барысы да зиратка юл тоттылар. Алар солдат каберенә веноклар куйдылар һәм аны бер минут тынлык белән искә алдылар, диелә хәбәрдә.