Арчаның «Хәзинә» коллективы Бөтенроссия фольклор фестивалендә җиңү яулады
Марий Эл башкаласы Йошкар-Ола шәһәренең Татар мәдәнияте үзәгендә «Милләтләр хәзинәсе» Бөтенроссия милләтара фольклор фестиваль-бәйгесе узды. Фестивальдә Арча район Мәдәният йортының «Хәзинә» фольклор коллективы да катнашты. Бу хакта «Арча хәбәрләре» газетасы яза.
Коллектив «Аулак өй» күренеше белән чыгыш ясап, 1нче дәрәҗә лауреат дпломына лаек булды.
Агымдагы елның җәендә оешкан «Хәзинә» фольклор коллективында барысы 12 кеше. Коллектив әле бик яшь булуына карамастан, Арча данын яклап күп кенә фестиваль-бәйгеләрдә, илкүләм чараларда даими чыгыш ясый алар. Хәзерге вакытта алар районыбыз авыллары укучылары өчен тамашаларын тәкъдим итәләр, диелә хәбәрдә.