Татарстанда томан һәм буран көтелә
Бүген Татарстанда болытлы һава торышы фаразлана. Гидрометүзәктә республика халкын юлларда бозлавык турында кисәттеләр.
«Татарстанда урыны белән төнлә һәм иртән бозлавык, томан; төнлә һәм көндез 15 м/с кадәр көчле җил, буран, юлларда бозлавык көтелә», — диелә метеорология хезмәте хәбәрендә.
Көндез бераз кар ява, аерым районнарда буран көтелә. Һава температурасы +2 градустан югары күтәрелмәячәк.