Чирмешәндә Ильяс Галимов истәлегенә милли көрәш ярышы узачак
4 ноябрьдә Чирмешәндә якташыбыз, дөнья чемпионы, җиде тапкыр Россия чемпионы Ильяс Галимов истәлегенә көрәш беренчелеге узачак. Бу хакта «Безнең Чирмешән» газетасы яза.
Әлеге спорт чарасы Чирмешән муниципаль районы башлыгы кубогына мәктәп укучылары һәм яшьләр арасында оештырыла.
Көрәшчеләр район үзәгенең Техническая урамындагы универсаль спорт залында бил алышачак. Ярышта катнашучыларны иртәнге сәгать 8дә терки башлыйлар, сәгать 10да келәмдә тәүге алышлар, сәгать 11дә ярышларны тантаналы ачу тантанасы була, диелә хәбәрдә.