Шамил Садыйков Рәдиф Җамалетдиновка «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте Рәхмәт хатын тапшырды
КФУның Филология һәм мәдәниятара коммуникация институты директоры Рәдиф Җамалетдинов Татарстан Республикасы медиатармагына кадрлар әзерләү өлкәсендә күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен «Татмедиа» акционерлык җәмгыятенең Рәхмәт хатына лаек булды.
«Татмедиа» АҖ генераль директоры Шамил Садыйков аңа әлеге бүләкне журналист кадрларын әзерләүдә уртак эшчәнлек өчен тапшырды. Бу турыда «Татмедиа» АҖ хәбәр итте.
2021 елдан бирле ел саен «Гамәли филология: татар теле һәм әдәбияты, журналистика» белем бирү программасына бюджет нигезендә студентлар җыялар. Аларның барысы да газета-журнал редакцияләрендә, телекомпания һәм радиостанцияләрдә практика уза.
Институт әлеге белем бирү программасын «Татмедиа» АҖ белән берлектә гамәлгә ашыра.