Екатеринбургта Төбәкара башкорт мәдәнияте фестивале узды
29 октябрьдә Татарстанның Свердловск өлкәсендәге Даими вәкиллеге консультанты Рифат Йосыпов XX Төбәкара башкорт мәдәнияте фестивалендә катнашты. Бу хакта Татарстанның Свердловск өлкәсендәге Даими вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.
Фестивальдә Башкортстанның Учалы филармониясе профессиональ коллективлары, Башкортстан Республикасы, Свердловск, Чиләбе, Төмән өлкәләре һәм Пермь краеннан килгән иҗат коллективлары катнашты.
Рифат Йосыпов бәйрәмнең тантаналы өлешендә сәламләү сүзләре белән чыгыш ясады.