Татарстан Хөкүмәте хәрби хезмәткә чакырылучыларны машина йөртергә өйрәтергә кушты
Татарстанда сәламәтлекләре буенча яраклы һәм 2024 елда хәрби хезмәткә чакырылырга тиешле 900дән артык эшсез кешене хәрби-хисап белгечлекләренә өйрәтәләр. Бу хакта республика Хөкүмәте карарында әйтелә.
«В» һәм «С» категорияле машина йөртүчеләрне әзерләү ТР ДОСААФ учреждениеләрендә һәм Татарстан районнарындагы һөнәри белем бирү оешмаларында — көллиятләрдә һәм техникумнарда ике этапта узачак. Беренче агым өчен уку һәм имтиханнар вакыты 2023 елның 1 октябреннән 2024 елның 1 апреленә кадәр, икенчесе 2024 елның 1 апреленнән 30 сентябренә кадәр булачак.
Мәгариф оешмаларына әлеге биремнән тыш, гражданнарны хәрби-хисап белгечлекләренә әзерләү буенча төп чаралар планы документ белән расланды.
Исегезгә төшерәбез, 1 октябрьдән Россиядә Президент Владимир Путин боерыгы нигезендә көзге хәрби хезмәткә чакыру башланды. 2023 елның 31 декабренә кадәр гаскәрләр хезмәткә чакырылучы 130 мең хәрби белән тулыланыр дип көтелә — узган ел белән чагыштырганда ул 10 меңгә күбрәк.