Мәскәү Татар мәдәнияте үзәгендә композитор Тәлгать Хәсәновның юбилей концерты булды
Мәскәү Татар мәдәнияте үзәгендә танылган музыкант, мультиинструменталист, композитор, аранжировкалар остасы, халыкара бәйгеләр лауреаты Тәлгать Хәсәновның юбилей кичәсе булды. Бу хакта Мәскәү шәһәре татар милли-мәдәни автономиясе төбәк иҗтимагый оешмасының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Концерт программасында TALGAT-Family гаилә ансамбле (анда Тәлгатьнең уллары Идел һәм Аяз чыгыш ясый) катнашты, аларга кече улы Таңнур да кушылды.
Сәхнәдә шулай ук Тәлгать Хәсәновның хатыны Гөлчәчәк Галләмова Хәсәнова, Ержан Нургалиев, Рәисә Нур, Арслан Умурзаков, Луиза һәм Арсен Кәримовлар, Вардан Аракелян, Таис Парсанова, Ренат Кармаков, Ирина Сурина, Солтан Ибраһимов, Гөлнара Куспакова, Екатерина Осипенко, Стелла Аргату, Элина Сариду, «Гуляй душа» казак һәм рус халык җыр ансамбле, Инна Рытова, Виктория һәм Антон Макарскийлар чыгыш ясады.
Юбилярны шулай ук Башкорстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллегеннән Айгөл Сакаева һәм Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиле урынбасары Эмиль Фәйзуллин, Башкортстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Урал Иделбаев сәламләде.
Кичәне I Бөтенроссия эстрада артистлары бәйгесенең Гран-при иясе, «Золотой Остап» һәм «Платиновый Дюк» премияләре лауреаты Марат Рави алып барды.