Истанбул зиратында Исхакый һәм Акчураның каберләрен эзләп табу мөмкинлеге булдырылды
«Татар-информ»ның татар редакциясе һәм «Интертат» сайты журналисты Зилә Мөбәрәкшина язучы, публицист, сәясәтче Гаяз Исхакый һәм язучы, нәшир, журналист Йосыф Акчураның Истанбул зиратындагы каберләренең координаталарын ачыклады.
Гаяз Исхакый һәм Йосыф Акчураның каберләре Истанбулның Эдирнекапы (Edirnekapı Şehitliği) зиратында урнашкан. Эзләгеч кушымтасы аша координаталарны урнаштырып, каберләрне табарга мөмкин. Шулай ук, сылтамаларга басып та, каберләрнең төгәл кайсы урында урнашканын табып була.
Йосыф Акчура кабере координаталары: 41°01»55.6»N 28°55»48.6»E
Гаяз Исхакый кабере координаталары: 41°01»50.2»N 28°55»54.9»E