Чаллыда «машинасыз йортлар» салачаклар
Чаллыда ел саен 300 мең квадрат метр торак йорт төзелә. Проектның бердәм концепциясен булдыру күздә тотыла. Шул ук вакытта уңайлылыкка да өстенлек бирелә. Чаллының баш архитекторы Мәликә Шәмсиева эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә «машинасыз йортлар» проекты белән таныштырды. Бу хакта «Шәһри Чаллы» газетасы яза.
«Машинасыз йортлар» ишегалдында машиналар тезелеп тормаячак дигән сүз. Ул урыннарда балалар һәм спорт мәйданчыклары, ял итү урыннары булачак. Уңайлы да, куркынычсыз да. Ата-аналар балалары өчен тыныч булачак. Җәяүлеләр юлын киң, ашыгыч ярдәм, янгын сүндерү, чүп чыгару машиналары үтәрлек итеп ясаячаклар», – диде ул.
Йортлардан ерак түгел күпкатлы машина кую урыннары төзеләчәк. Аның иң өске катында яктырткычлар белән җиһазландырылган спорт мәйданчыгы урын алачак, диелә хәбәрдә.