«Миллиард.Татар» елның иң яхшы татар колоритлы дизайн-проекты өчен тавыш бирүне ачты
«Миллиард.Татар» милли кием һәм аксессуарларның иң яхшы заманча дизайнерына онлайн-тавыш бирүне башлап җибәрде. Яраткан брендың өчен интернет-басманың Telegram каналында яки «ВКонтакте» төркемендә тавыш бирергә мөмкин.
Иң яхшы исемгә дәгъва итүчеләр арасында: күн сумкалар җитештерүче Aigel Salakhova, милли киемнәр брендлары Buro Banu һәм Sultan Saliev, үсемлек орнаменты белән киемнәр ясаучы дизайнер IDEL, Bolgari, татар әкиятләре иллюстрацияләре белән жилетлар ясаучы Your yool бренды бар. Шулай ук дәгъвачылар исемлегенә татар хатын-кызлары өчен заманча кием җитештерүчеләр SoLove, дизайнер Daniiar KHAZIEV проекты - күпләр аны «татар Жакмюсы» дип атый, тагын Ekiyat ювелир бизәнү әйберләре, шулай ук Al-Bai ир-ат аяк киеме бренды кергән.