Менделеевскида һәлак булган хәрбиләр истәлегенә миләш агачлары утырттылар
Менделеевскида махсус хәрби операция зонасында һәлак булган хәрбиләр истәлегенә биш мемориаль такта ачылды. Тантанада җитәкчеләр, шәһәрнең мактаулы гражданнары, хәрбиләрнең якыннары һәм туганнары катнашты.
Район башлыгы Радмир Беляев хәрбиләрнең туганнарына һәм якыннарына мөрәҗәгать итте.
«Туган илнең беренче чакыруы буенча курыкмыйча махсус хәрби операция зонасына киткән шундый уллар тәрбияләгән өчен барыбыздан да зур рәхмәт сүзләре сезгә. Үз бурычларын үтәүче һәм ул юлны үткән егетләребез ярдәмендә бүген безнең тыныч күк астында яшәү мөмкинлеге бар!»- диде ул.
Шуннан соң чәчәкләр куелды, һәлак булган сугышчыларны бер минут тынлык белән искә алдылар.
Тантаналы өлештән соң махсус хәрби операция зонасында, шулай ук Чечен һәм Әфган сугышларында һәлак булган ир-атлар истәлегенә 12 миләш утырттылар. Чарада шулай ук һәлак булганнарның хатыннары, әниләре һәм якын туганнары катнашты. Миләшләр Дан аллеясының бер өлеше булачак, аны киләсе елда реконструкцияләү планлаштырыла.
Соңрак район башлыгы, хәрби комиссар һәм учреждение җитәкчеләре һәлак булган сугышчыларның гаиләләре белән чәй табыны артында фикер алыштылар. Һәлак булганнарның каберләре өчен һәйкәлләр һәм рәшәткәләрнең бердәм стилен эшләргә карар ителде. Бу мәсьәлә белән баш архитектор Илья Игин шөгыльләнә, ул эскизлар әзерләячәк.