Шәйхразиев «Якутия детальләрдә» программасында Муса Җәлил бюстын ачу турында сөйләде
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли шурасы рәисе Васил Шәйхразиев «Якутия 24» телеканалының «Якутия детальләрдә» программасында туры эфирда интервью бирде. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Васил Шәйхразиев тамашачыларга Советлар Союзы Герое, патриот-шагыйрь Муса Җәлил бюстын ачу һәм 2025 елда Саха (Якутия) республикасында XXV федераль Сабантуй үткәрү турында сөйләде. Шулай ук Милли шура рәисе Бөтендөнья татар конгрессы эшчәнлеге белән таныштырды һәм алып баручы һәм телевизор караучыларның сорауларына җавап бирде.