Миңнеханов һәм Фальков Иннополис университеты үсеше турында фикер алышты
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россиянең фән һәм югары белем министры Валерий Фальков белән очрашты. Очрашу республика җитәкчесенең Мәскәүгә эш сәфәре кысаларында узды, дип хәбәр итә аның матбугат хезмәте.
Алар Иннополис университетын (Валерий Фальков югары уку йортының Күзәтү советы составына керә) һәм гомумән инновацион шәһәрне үстерү мәсьәләләре, инфраструктура объектларын һәм технопаркларны алга таба төзү, кадрлар мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.
Шулай ук кайбер уртак профильле программаларны үтәү, БРИКС-2024 саммитын үткәрү кысаларында фәнни-белем бирү блогын әзерләү һәм 2023 елда Татарстан белән Фән һәм югары белем министрлыгының үзара хезмәттәшлеге буенча башка юнәлешләр каралды.
Республика ягыннан очрашуда ТР Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов катнашты.