Татарстан Кулланучылар берлеге Лисичанск кибетләренә 700 мең сумлык продукция җибәрде
Татарстан Кулланучылар җәмгыятьләре берлеге Лисичанск кибетләрендә сату өчен 700 мең сумлык продукциянең беренче партиясен җибәрде. Бу хакта Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров #ТатарстанОнлайн программасы эфирында хәбәр итте.
«Татарстан Лисичанск шәһәренә кураторлык итә. Узган атнада Кулланучылар берлеге бу шәһәрнең сәүдә челтәрләре белән килешү төзеде. Кулланучылар кооперациясе предприятиеләре продукциянең беренче партиясен җибәрде. Кибетләрдә аны урнаштырдылар, ул сатыла. Кирәк булганда безгә гаризалар җибәреләчәк һәм продукция озатыла», – дип сөйләде Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы.
Җәббаров сүзләренчә, бүгенге көндә авыл хуҗалыгы предприятиеләре махсус хәрби операция зонасына 300 тоннага якын азык-төлек һәм шәхси гигиена чаралары җибәргән. Гуманитар йөккә шикәр, он, ярма, консерва, кәһва, чәй, су һәм башка продукция керә.
«Республиканың бер генә предприятиесе дә читтә калмады. Кемдер машиналар җибәрә, кемдер - запас частьләр, генераторлар, җылыту өчен мичләр, кемдер – акча», - диде министр.