Шәйхразиев Татарстан белән Якутия дуслыгы турында сөйләде
Татарстан һәм Якутия җитәкчеләре ике халык дуслыгы өчен бик күп эш башкарды. Бу хакта Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев Якутск шәһәренә эш сәфәре вакытында белдерде. Бу хакта Якутия-Саха мәгълүмат агентлыгы хәбәр итә.
«Берничә ел элек, Татарстан АССР төзелүнең 100 еллыгын билгеләп үткәндә, Якутиядән республикабызга зур делегация килде. Икътисади үсеш, дуслык күзлегеннән ике тугандаш республиканың берләшүе, татар һәм якут халкының тагын да якынаюы, бер-берсенә ярдәм итүе һәм, кулга кул тотынышып, тагын 100 ел алга барсын өчен безнең җитәкчеләр бик күп эш башкарды», — диде Шәйхразиев.
Ул билгеләп үткәнчә, Якутиядә республика оешуга 100 ел тулуны билгеләп үткәндә, Татарстан зур делегация җибәрде һәм тугандаш төбәктә Татарстан Республикасы көннәрен үткәрде.
«Шул вакытта без Якутскида Казан скверы төзеләчәк һәм татар халкының бөек улы Муса Җәлилгә һәйкәл куелачак дигән карар кабул иттек. Бу — дуслык, хөрмәт, иҗатның үзе инде», — дип йомгаклады вице-премьер.
Татарстан делегациясе бүген Советлар Союзы Герое, шагыйрь Муса Җәлил бюсты белән Казан скверын ачу тантанасында катнашты. Якутскида 2025 елда федераль Сабантуй үткәрү буенча эшлекле киңәшмәдә катнашу да планлаштырыла.
Сквер төзү турында карар 2022 ел башында кабул ителә, ә шул ук елның җәендә Якутиядә Татарстан көннәре кысаларында булачак объект урынына символик таш куела.