Марат Җәббаров, Татарстанда ашлык кирәк кадәр бар, дип ышандырды
Татарстан быел эчке ихтыяҗлар өчен җитәрлек күләмдә ашлык җыеп алды. Бу хакта Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров #ТатарстанОнлайн программасы эфирында белдерде.
«Бездә республикага кирәк булган кадәр ашлык бар. Узган елдан калган ашлык та бар. Икмәк, терлек азыгы, икмәк пешерүчеләр өчен он белән проблема юк», — диде Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы.
Узган ел республика аграрийлары 5 млн тоннадан артык ашлык җыйды. Быел эсселек һәм корылык аркасында амбарларга 3,5 млн тонна ашлык сала алдык, дип искәртте министр. 2021 ел да коры булды, ул вакытта 3,2 млн тонна ашлык алуга ирештек, дип өстәде ул.
«Ел үзенчәлекле, шактый коры булды. Яз иртә килде һәм чәчү башланды. Шуннан соң берничә көн салкыннар булды. 50 мең гектарга якын көзге культураларны югалттык. Кемдер кабат чәчте, ә кемдер моны эшләмәде», — дип билгеләп үтте Җәббаров.
Аның сүзләренчә, язгы кыр эшләре үз вакытында башкарылган, ләкин басуларда дым җитмәгән.