Милли мәдәниятләр елының иң әһәмиятле чаралары билгеләп үтелде
Татарстанда Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы уңаеннан игътибарга лаек чаралар арасына оештыручылар «Мәдәни башкала» проектын, «Татарстанның чигелгән картасы» акциясен, «Яңарыш: дастанның яңача укылышы» фестивален һәм халык бәйрәмнәрен кертә.
«Бәлки, бу минем субъектив фикеремдер - муниципаль районнарның Казанга килеп чыгыш ясаулары бик нәтиҗәле проект. Ул совет чорында да популяр булган, туксанынчы еллар башында да дәвам иткән. Әлеге проект Казан кешесенә үзенең кече ватанын искә төшерә», диде мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы нәтиҗәләренә, шулай ук, Халыклар бердәмлеге көненә багышлаган матбугат конференциясендә.
«Дөресен әйтим, бу проектны яңарту идеясен бөтен район башлыклары да сөенеп кабул итмәде, хәзер район башлыклары үзләре дә катнаша. Хәзер районнар арасында конкуренция барлыкка килгәнен күрәбез. Бу проектка ихтыяҗ бар, аны, һичшиксез, дәвам итәргә кирәк», диде ул.
Дамир Натфуллин шулай ук «Татарстанның чигелгән картасы» акциясен билгеләп үтте. Ул халык бәйрәмнәрен үткәрүгә зур игътибар бирелүен дә әйтте. Аларның «тирән эчтәлекле һәм киң колачлы» булуын ассызыклады.
«Иң мөһиме – быелгы планканы алдагы елларда да төшермисе иде. кайбер мәсьәләләрдә җитешсезлекләр булса, җиренә җиткерергә кирә», - дип нәтиҗә ясады ул.
Мәдәни ресурслар үзәге директоры Алсу Мифтахова елның әһәмиятле вакыйгасы итеп «Яңарыш: дастанның яңача укылышы» фестивален өстәде. Болгарда узган бу фестивальнең аналогы юклыгына басым ясады.
«Статусы һәм колачы буенча бу фестиваль чыннан да лидер», дип сүзгә кушылды Дамир Натфуллин. Ул әлеге фестиваль өчен яңа мәйданчык үзләштерелүен – Хан сараенда кызыклы мода күрсәтүләр баруын искәртте.
Татарстанда игълан ителгән Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы «Казан Экспо» залында зур этномәдәни чара белән йомгакланачак. «Безнең йорт – Татарстан» республика этномәдәни фестиваленең гала-концерты 3 ноябрьгә билгеләнгән.