Алабугада сәяси репрессия корбаннарын искә алдылар
30 октябрьдә Россиядә сәяси репрессияләр корбаннарын искә алу көне билгеләп үтелә. Алабуганың өлкән яшьтәге инвалидлар өчен интернат-йорты хезмәткәрләре һәм тәрбияләнүчеләре Хәтер көненә багышланган митингта катнаштылар. Чара Хәтер мемориалында үтте. Бу хакта «Алабуга нуры» газетасы яза.
Алабуга мемориалы — Россиядә беренче шундый комплекс. Ул 2009 елның 29 октябрендә ачылды. Шәһәрдә комплекс булдыру инициаторы — педагогик хезмәт ветераны, КФУның Алабуга институтының Мактаулы профессоры, Россия Язучылар берлеге әгъзасы Наталья Вердеревская.
Истәлек такталарында РСФСР Җинаять кодексының 58 статьясы буенча хөкем ителгәннәрнең һәм 1931-1943 елларда Алабуганың 5 нче төрмәсендә атып үтерелгәннәрнең фамилияләре бар.