Чаллы мэры озак төзелүче мәчет турында: Күпмилләтле шәһәребездә бар да барып чыгарга тиеш
Бүген Чаллы мэры Наил Мәһдиев Сөембикә проспектында урнашкан Җәмигъ мәчете төзелешен тикшерде. Фото һәм видеокадрлар мэриянең Telegram-каналында урнаштырылган.
«Җәйге чорда актив эшләдек, булган үзгәрешләрне һәркем күргәндер дип уйлыйм. Аллага шөкер, эш бара. Православие гимназиясендә дә, Җәмигъ мәчетендә дә эш бара. Безнең күпконфессияле һәм күпмилләтле шәһәрдә барысы да барып чыгарга тиеш. Башкача була алмый», — дип ышандырды мэр.
Фото: © Чаллы мәгълүмат сәясәте һәм җәмәгатьчелек белән элемтәләр идарәсе
Проект буенча, мәчет биш каттан гыйбарәт. Аның биш гөмбәзе һәм дүрт манарасы булачак. Объект 3,2 мең кешегә исәпләнгән, әмма бәйрәм чараларында 4 меңгә якын мөселманны сыйдырырга мөмкин. Агымдагы елның ноябрендә Санкт-Петербургтан 28 витраж киләчәк. Декабрьдә аларны мәчеттә монтажлау башлана, ул майга кадәр дәвам итәчәк.
Мэр кышкы сезон алдыннан мәчет территориясендә өмә үткәрергә — полиэтилен белән тәрәзәләрне вакытлыча ябарга тәкъдим итте, соңыннан алар алыштырылачак.
Фото: © Чаллы мәгълүмат сәясәте һәм җәмәгатьчелек белән элемтәләр идарәсе
Мэриядән ерак түгел урында мәчет төзү турында карар 31 ел элек, әле 1992 елда ук кабул ителгән иде. Ул вакытта аңа Казан ханлыгының соңгы идарәчесе хөрмәтенә «Сөембикә» исеме бирәләр. 2009 елның көзендә мәчеткә беренче ташны салу тантанасы була, ә 2010 елда төзелешнең беренче этабына керешәләр.
Проект нигезендә, Чаллының Җәмигъ мәчете Татарстандагы иң биек мәчет булырга тиеш. Дүрт манараның икесенең биеклеге 76 метр тәшкил итәчәк. Мәчет иганәчеләр акчасына төзелә.
Элегрәк «Татар-информ» хәбәр иткәнчә, Чаллыда Җәмигъ мәчете төзүгә бер мөселман 30 млн сум акча биргән.