Мөхәммәтшин Нурлатта алтын юбилейларын билгеләүче гаиләләргә: Сез — яшьләр өчен үрнәк
Гаилә — җәмгыятьнең нигезе, балалар анда тәрбия ала, беренче адымнарын ясый. Нәкъ менә ул кешенең киләчәген билгели. Бу хакта алтын туйларын быел билгеләп үтүче Нурлат гаиләләрен хөрмәтләү вакытында Татарстан Дәүләт Советы Рәисе, «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан бүлеге секретаре Фәрит Мөхәммәтшин белдерде.
«Күп нәрсә кешенең нинди гаиләдә тууына бәйле. Дус гаиләдәме, тырыш гаиләдәме. Бүгенге юбилярлар 50 ел бергә яшәгән, балалар тәрбияләгән һәм һәр халыкның иң яхшы традицияләрен алга таба да тапшырачаклар. Бер әти-әни дә балаларының бәхетсез булуын теләми. Сез — яшьләр өчен үрнәк», — дип мөрәҗәгать итте юбилярларга Мөхәммәтшин.
Сәясәтче үзе дә хатыны белән инде 52 ел яшәвен искәртте: алар бергә ике бала үстергән һәм хәзер биш онык тәрбиялиләр.
«Без гаилә тәрбиясенең бәясен күрәбез һәм беләбез. Сезгә бергә озын бәхетле гомер телим», — дип котлады Мөхәммәтшин өч пар гаиләне.