«Миллиард.Татар» иң яхшы татар теле проекты өчен тавыш бирүне башлады
«2023 ел татарлары» проекты кысаларында «Миллиард.Татар» «Елның иң яхшы татар теле проекты» өчен онлайн-тавыш бирүне оештырган. Бәйге татар телендә сөйләшүчеләрнең сөйләм бозуларын ачыкларга мөмкинлек бирүче афазиологик тесттан башлап, ChatGPT ясалма интеллектлы татарча чат-ботка кадәр төрле эшләнмәләрне җыйган.
Номинантлар арасында — иске татар телен укыту проекты, Казан федераль университеты базасында заманча татар теле курслары, 3 айлык «Ярар» интенсивы, татар сүзләрен таба торган Wordle уен кушымтасы һәм иң нәниләр белән татар телен өйрәнү өчен «Ак Бүре» кушымтасы бар.
Шулай ук иң яхшылар унлыгына япон телендәге татар теле дәреслеге кергән, аны Тукай теленә гашыйк япон ханымы Мидзуки Сакурама-Накамура төзегән, ди оештыручылар.
- Тавышны «Миллиард.Татар» телеграм-каналында һәм «ВКонтакте» социаль челтәрендә биреп була.