«Мәйдан» журналы профессиональ булмаган иҗатчылар өчен «Авыл шагыйре» проектын башлый
«Мәйдан» журналы профессиональ булмаган иҗатчылар өчен «Авыл шагыйре» дип аталган яңа проект башлады.
«Шигырь язарга яратучылар, иҗат җимешләрен социаль челтәрләргә куеп, дуслары белән бүлешеп торучылар һәр авылда диярлек бар. Ә без сезгә «Мәйдан» тирәсенә җыелырга тәкъдим итәбез, шигъри күңелле дуслар!» – дип хәбәр итә журнал редакциясе.
Проектта 18 яшьтән өлкәнрәк, Язучылар берлеге әгъзасы булмаган һәркем катнаша ала. Төп шарт – шигырьләрен юллаучылар «Мәйдан» журналының Вконтактедагы төркеменә һәм телеграм каналына язылган булырга тиеш.
Шигырьләр «Мәйдан» журналының рәсми сайтына һәм «Вконтакте» социаль челтәренә урнаштырылачак. Иң күп лайк җыйган авторга «Мәйдан» журналының сертификаты һәм истәлекле бүләк тапшырылачак, дип хәбәр итә редакция.