90 яшендә космонавт Валентина Пономарева — Терешкованың алмашы вафат булган
90 яшендә Совет космонавты, отставкадагы инженер-полковник Валентина Пономарева вафат булган. Бу хакта ТАССка «Роскосмос» Россиянең космос программалары өчен җаваплы дәүләт корпорациясе хәбәр иткән.
Пономарева 1933 елда Мәскәүдә туган. 1962 елда аны СССР Хәрби-һава көчләре Космонавтлар әзерләү үзәгенең 2 нче отрядына тыңлаучы-космонавт вазифасына алалар. Ул гомумкосмос әзерлеген тәмамлый һәм беренче отряд космонавты вазифасына күчерелә.
1963 елда Валентина Терешкова белән бергә Пономарева космоска беренче хатын-кызлар очышы программасы буенча «Восток-6» корабында әзерлек үтә. Июнь аенда ул Валентина Терешкованың икенче алмашы була.
Шулай ук 1965-1966 елларда ул «Восход» корабы командиры сыйфатында хатын-кызның ачык космоска беренче чыгуы белән озак вакытлы очышка (10-15 тәүлек) әзерлек үтә. Әмма программа ябылу сәбәпле очыш булмый кала.
Валентина Пономарева белән хушлашу шимбә көнне Йолдызлы шәһәрчекнең Космонавтлар йортында, җирләү Мәскәү өлкәсенең Леониха авылы зиратында узачак.