Татарстан энергетиклары Лисичанскиның бер районына электр үткәрәчәк
Татарстан энергетиклары Лисичанскида югары вольтлы челтәрләрне торгызуны дәвам итә. Казан белгечләре 126 тимер-бетон багананың 83ен урнаштырган инде. Эшләрнең беренче этабын төгәлләгәч, шеф-төбәк электр чыбыклары сузарга керешә, дип хәбәр итте «Татар-информ».
Нәтиҗәдә, Татарстан энергетиклары ярдәмендә Лисичанскиның бер районы электр белән тәэмин ителә һәм котельныйлар эшләтеп җибәрелә. Бу социаль объектларга җылылык бирү проблемасын өлешчә хәл итәр дип көтелә.