Әниләр көне уңаеннан Казан телеманарасында бәйрәм утлары кабыначак
Казан телеманарасында бүген, 26 ноябрьдә, Әниләр көне уңаеннан, бәйрәм утлары кабыначак.
Шәһәр халкы һәм кунаклары светодинамик тамашаны 16:00 сәгатьтән 23:00 сәгатькә кадәр күзәтә алачак, дип хәбәр иттеләр Татарстан Цифрлар министрлыгы матбугат хезмәтендә.
Исегезгә төшерәбез, 26 ноябрьдә ТР Милли музее «Әнигә бүләккә – музей!» бәйрәм программасын әзерли. Бу көнне 18 яшькә кадәрге балалары булган хатын-кызлар учреждениегә һәм аның филиалларына бушлай килә алачак.
Әниләр көне ел саен ноябрьнең соңгы якшәмбесендә билгеләп үтелә. Бәйрәм Россия Президенты Указы белән булдырылган һәм гаилә нигезләрен ныгытуга, хатын-кызга сакчыл мөнәсәбәт күрсәтү традициясен саклауга һәм әниләрне хөрмәтләүгә юнәлдерелгән.