Самарада яңа татар календаре чыгуын көтәләр
Самарада 1 декабрьдә 2024 елдагы истәлекле даталар һәм вакыйгалар язылган татар календаре чыгуы көтелә. Бу хакта «Самар татарлары» яза.
Өстәл календаре — «Самар татарлары» журналының еллык кушымтасы. Ул үз эченә татар халкының танылган вәкилләренең юбилей даталарын, дөньяви һәм дини бәйрәмнәр үткәрү даталарын, Самара өлкәсе территориясендә эшләүче дини һәм мәгариф учреждениеләре турында белешмә мәгълүматны, татар авыл җирлекләре хакимият элемтәләрен, милли-мәдәни иҗтимагый оешмалар, милли массакүләм мәгълүмат чаралары, сайтлар исемлеген һәм башка күп нәрсәне ала.
Быел төзүчеләр басманы күренекле татар фикер ияләре, милли традицияләр турында мәгълүмат һәм халык мәкальләре һәм әйтемнәре белән тулыландырган. Төсле һәм мәгълүмати татар календаре Самарада 2015 елдан бирле нәшер ителә. Аны төзүдә туган якны өйрәнүчеләр һәм журналистлар эшли. Алар арасында — Шамил Галимов, Рәшид Шакиров, Данияр Сәйфиев.
Календарьны әзерләү һәм бастыруга финанс ярдәмен ел саен «Туган тел» Самара өлкәсе татар җәмгыяте президенты Ильяс Шәкүров һәм «Революция урамындагы кулинария» кибете директоры Равилә Кыямова күрсәтә. Календарь төрле елларда биш меңнән ун меңгә кадәр тираж белән басыла. Бу юлы, типография хезмәтләренең бәясе арту сәбәпле, календарь тиражы өч мең данә белән чикләнгән.
Календарь татар халкының тарихын һәм мәдәниятен, милли һәм дини традицияләрне хөрмәт итүчеләр өчен искиткеч бүләк булды һәм шулай булып кала да. Мәктәпләр һәм төбәк китапханә челтәренә ул бушлай таратыла. Шунысы куанычлы, кайбер эшмәкәрләр календарьны үз предприятие һәм оешмалары хезмәткәрләренә таратыр өчен күп булмаган күләмдә сатып ала.
Календарьны төзүчеләр исеменнән аларның барысына да зур рәхмәт әйтергә телиләр, чөнки ул чыгымнарны өлешчә компенсацияләргә генә түгел, ә күбрәк кешегә үз тамырларына кушылырга, якташлары һәм, гомумән, үз халкыбыз турында ниндидер яңа мәгълүмат белергә мөмкинлек бирә, диелә хәбәрдә.
Календарьны 1 декабрьдән түбәндәге адреслар буенча сатып алырга мөмкин:
Самара, Революция урамы, 142 йорт (»Революция урамындагы кулинария» кибете);
Самара, Киров проспекты, 206 (элекке «ИПОЗЕМбанк» бинасы);
Самара, Воронеж урамы, 9, 305 нче йорт (»Бердәмлек» газетасы редакциясе).