«Түбән Кама гүзәле һәм батыры» бәйгесе җиңүчеләре билгеле
Түбән Камада «Түбән Кама гүзәле һәм батыры» бәйгесе җиңүчеләр билгеле булды. Быел фестиваль бишенче тапкыр үткәрелде. Ул иң массакүләм чараларның берсе, беренче этапта 40 укучы, студент һәм эшләүче яшьләр катнашты.
Жюри 13 финалистны - 5 егет һәм 8 кызны сайлап алды. Гала-концерт 38нче лицейның актлар залында узды, катнашучылар үзләренең талантларын һәм татар мәдәнияте һәм тарихы буенча белемнәрен күрсәтте, дип яза «Татар-информ».
Фото: Түбән Кама районы матбугат хезмәте
Чара татар яшьләре арасында дәрәҗәле Батыр исеме өчен биш кеше көрәште. Финал башланганчы социаль челтәрләрдә тавыш бирү уздырдылар һәм тамашачылар мәхәббәте призы иясен ачыкладылар. Бу бүләкне Рамазан Хөснуллин алды.
«Мин дүрт көндә 1,5 мең тавыш җыйдым һәм беренче урынга чыктым, барысына да зур рәхмәт, минем көндәшем дә бик җитди иде. Аның дуслары һәм танышлары күп, ул - Дауд Хәбибуллин», - дип уртаклашты Рамазан.
Конкурсның финалын карау өчен, узган елгы конкурсларда катнашучылар да килде. Шамил Хаҗипов - 2017 елның финалисты, ул икенче урын алган иде. Аннары берничә тапкыр жюрида утырды һәм хәтта алып баручы да булды.
Фото: Түбән Кама районы матбугат хезмәте
Киләсе сынауда кызлар кушылды. Финалга 8 кеше чыкты. Бәяләүнең төп критерийлары - ул талант, матурлык һәм мәдәният буенча белем. Конкурсантлар биеде, җырлады, этюдлар ясады.
Бүләкләү тантанасында Бөтендөнья татар конгрессының башкарма комитеты һәм җирле бүлекчәсе вәкилләре катнашты.
Егетләр арасында беренче урынны 1нче гимназия укучысы Дауд Хәбибуллин яулады, ул баштан ук фаворит һәм ачыктан-ачык җиңүгә дәгъва итүчеләрнең берсе иде. Ул татар телен яхшы белә, мәдәниятне, әдәбиятны өйрәнә һәм шигырьләр яза.
«Син абсолют батыр икәнеңне раслаганчы башта үзең өстендә эшләргә һәм моны үзеңә исбатларга тиеш, ә аннары инде сәхнәгә чыгарга була», - диде җиңүче.
Фото: Түбән Кама районы матбугат хезмәте
«Түбән Кама гүзәле» титулын Түбән Кама педагогика көллияте студенты Азалия Миндубаева яулады. «Дөресен генә әйткәндә, мин беренче тапкыр катнашканда, финалга узмадым. Мин сәхнәдә үз-үзеңне ышанычлырак тотарга һәм татар телен камил белергә кирәклеген аңладым. Ике ел дәвамында мин үземдә бу күнекмәләрне үстерергә тырыштым. Яңа тәҗрибә белән килгәч, мин бу титулны алдым», - дип сөйләде җиңүче.