Волынец Россиядә күп балалы гаиләләргә бушлай фатирлар бирергә тәкъдим итә
Күп балалы гаиләләргә бушлай фатирлар бирергә кирәк. Мондый тәкъдим белән Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Ирина Волынец чыгыш ясады. Бу хакта балалар омбудсмены үзенең Телеграм-каналында Daily Storm басмаларына сылтама белән хәбәр итә.
Спикер аңлатканча, «торак мәсьәләсе» — күп балалы гаиләләрдә төп проблема. Өченче бала тугач, ярдәм йөзеннән дәүләт ипотеканы тулысынча яба алыр яки үз тораклары булмаган очракта, социаль яллау килешүе төзеп, фатир бирә алыр иде.
«Ягъни, милек хокукы дәүләттә калырга мөмкин, ә гаилә торакны күпме кирәк булса, шуның кадәр куллана ала», — дип аңлата Волынец. Гаилә әгъзалары аренда өчен күпмедер генә акча түләргә һәм коммуналь хезмәтләр өчен түләргә тиеш, дип өсти спикер.
Шул ук вакытта мондый торакны сатарга ярамый. Балалар омбудсмены сүзләренчә, бу чикләү имин булмаган гаиләләрнең дәүләттән явызларча файдаланмавы өчен кирәк.