Сәламәт яшәү рәвешенә багышланган иң яхшы лекция бәйгесе җиңүчеләре билгеле
«Сәламәт яшәү рәвеше - халыкның җәмәгать сәламәтлеген саклау һәм ныгытуның мөһим аспекты буларак» темасына иң яхшы лекция материалына Республика конкурсында җиңүчеләр билгеләнде. Бу турыда Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.
Беренче урынны Казан (Идел буе) федераль университеты студенты Ольга Вагнер алды.
Икенче урынны Казан дәүләт медицина университеты студенты Светлана Михайлова һәм Чаллы дәүләт педагогия университеты студенты Елена Зиннурова бүлеште.
Өченче урында Чаллы дәүләт педагогия университеты студенты Ландыш Гарифуллина, Казан дәүләт медицина университеты студенты Алсу Гаделшина һәм Казан (Идел буе) федераль университеты студенты Талия Кәлимуллина.
Йомгаклау турында Республика җәмәгать сәламәтлеге һәм медицина профилактикасы үзәгендә I турны узган 10 конкурс эше тәкъдим ителде, диелә хәбәрдә.