Әлмәт районы башлыгы Бөек Ватан сугышында катнашучыны 100 яшьлек юбилее белән котлады
Әлмәт районында яшәүче Мөзәянә Мәхмүт кызы Хәмәтдинова 100 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Район башлыгы Тимур Нагуманов юбилярны белән котлады. Ул юбилярга сугыш һәм сугыштан соңгы елларда күпьеллык намуслы хезмәте өчен рәхмәт белдерде. Тимур Нагуманов Россия Президенты, Татарстан Рәисенең котлау хатын, шулай ук үзеннән котлаулар һәм бүләкләр тапшырды. Бу хакта «Әлмәт таңнары» хәбәр итә.
Читать дальше...