Лениногорскида балалар бакчалары арасында халык уеннары буенча республика фестивале булды
Лениногорскиның «Чебурашка» 28нче балалар бакчасында, Татарстанда Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы уңаеннан, халык уеннары буенча «Алтын капка» республика фестивале үткәрелде. Бу хакта «Заман сулышы» хәбәр итә.
Анда Лениногорск һәм республиканың башка шәһәрләреннән — Әлмәт, Бөгелмә, Зәй, Азнакай, Түбән Кама, Чаллы һәм башка шәһәрләрдән 90га якын балалар бакчалары катнашты.
Фестивальне Россия һәм Татарстан гимнын яңгырату белән бергә республикада яшәүче төрле милләт халкының сәламләве белән башлап җибәрделәр. Шуннан соң, рус, татар, башкорт, мордва, чуваш халкының милли традицияләренә, уен-җырларына аерым игътибар бирелде.
Экранда төрле шәһәрләргә сәяхәт кылуны аңлаткан кебек самолетның очып китүе күрсәтелә. Иң беренче булып сәяхәтне Россиянең башкаласы Мәскәү шәһәреннән башлап, рус милли халкының традицияләренә тукталдылар. Фестивальгә килгән «Россиянка» ансамбле белән 28нче балалар бакчасы балалары рус халык җыры «Калинка малинка«ны җырлады, «Варенька» халык биюен биеде. Ә менә 7нче балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр «Жаворонков закликаем — весну встречаем» рус халык уенын күрсәтте.
Татар халкының милли уены «Йомгак тәгәрәтү«не Бөгелмә шәһәренең 4нче балалар бакчасы күрсәтте. Кызганыч, килеп түгел, ә экран аша гына. Шуннан соң, Мордва республикасы халкы турында видеоролик күрсәтелде. 28нче балалар бакчасына йөрүче Ульяна Радаева мордва телендә шигырь сөйләде. 5нче балалар бакчасы «Раю-раю» мордва халык уенын сәхнәләштерде.
Чуваш һәм удмурт халык уеннары уйналып, җырлары да яңгырады. Экранда Чирмешәннең «Сказка» балалар бакчасы куйган «Буш йорт» («Пустая изба») уены күрсәтелде. Самолет Башкортстан Республикасына да «юл тотты». Башкорт музыкасы белән башкорт милли халкы турында видеоролик куелды. Районның Тимәш авылы «Тургай» балалар бакчасы башкорт милли уены «Юрта»ны уйнады.
Фестиваль бик күңелле һәм истә калырлык булды. Анда катнашкан барлык балалар бакчасына рәхмәт сүзләре әйтелде. Шәһәрнең 28нче, 7нче, 5нче, Бөгелмә шәһәренең 38нче һәм 8нче балалар бакчаларына сертификатлар бирелде.