Казаннан Кувейтка һәм Кытайга авиарейслар ачарга җыеналар
Кышын Казаннан Кувейтка чартер рейсларын ачып җибәрү планлаштырыла, шулай ук Кытай (Шанхай) белән туры авиаэлемтәне җайга салу мәсьәләсе карала. Бу хакта Казан аэропорты генераль директоры Сергей Романцовка сылтама белән Казан мэриясе хәбәр итте.
Кувейтка очышларны Jazeera Airways авиакомпаниясе башкарырга планлаштыра. Әлегә рейсларның ничә тапкыр булачагы билгесез, хәзер слотлар сорыйлар.
ТР Туризм буенча Дәүләт комитеты башлыгы Сергей Иванов сүзләренчә, Иран белән туры авиаэлемтәне дә җайга салу күздә тотыла. «Хәзер Тегеран–Казан рейсын ачу һәм безгә Ираннан туристлар китерү өчен партнерлар эзлибез, чөнки визасыз режим да, башка өстенлекләр дә бар», – дип билгеләп үтте ул.
Ислам республикасына очышларны Nordwind авиакомпаниясе башларга тырышачак, дип хәбәр итте аның коммерция директоры Антон Маттис.