Казанның Совет районы суды Алсу Кормашеваның сак астында булу срогын 2 айга озайтты
Бүген Казанның Совет районы судында «Азатлык радиосы»* татар-башкорт хезмәте мөхәррире Алсу Кормашеваны тоткарлау срогын озайттылар. Ул 2024 елның 5 февраленә кадәр тикшерү изоляторында булачак.
Үз чиратында Кормашева журналистларга комментарий бирүдән баш тартты. Аның урынына адвокаты Рим Сабиров сүз алды.
«Тоткарлау срогын 5 февральгә кадәр озайту турындагы карар буенча Татарстан Югары судында шикаять биреләчәк. Миңа билгеле булганча, Америка илчелеге тарафыннан Алсу Кормашева белән элемтәгә керү турында мөрәҗәгать булды. Әлегә бернинди очрашу да булмады, ләкин, минем аңлавымча, планлаштырыла. Америка ягы нинди гамәлләр кылачагы миңа билгеле түгел», - диде ул.
Адвокат сүзләренчә, уртача авырлыктагы җинаятьтә гаепләнүче зат сак астында кала алмый. Ул суд җәза чарасын сайлауга ялгыш карый дип саный.
«Бу көчләү җинаяте түгел, һәрхәлдә Югары суд позициясе буенча мондый төрдәге җинаятьләрдә гаепләнүчеләр сак астына алынырга тиеш түгел. Тикшерү изоляторында тоту турында шәрехли алмыйм», - дип нәтиҗә ясады адвокат.
Искәртик, Кормашеваны Россиянең чит ил агентлары һәм Россиянең хәрби эшчәнлеге турында мәгълүмат җыю турындагы законнарында каралган вазифаларны үтәүдән баш тартуда гаепләп тоткарлады.
Ул Россиянең хәрби эшчәнлеге өлкәсендә белешмәләр җыю белән шөгыльләнгән. Аларны чит ил чыганаклары алган очракта, алар Россия Федерациясенең иминлегенә каршы кулланылырга мөмкин.
Моннан тыш, тикшерүчеләр фаразлавынча, Алсу Кормашеваның АКШ гражданлыгы булган һәм ул 1998 елдан даими рәвештә Чехиядә яшәгән, әлеге фактны Россиядәге үз даирәсеннән яшергән, шулай ук Россиядә миграция мәсьәләләре хезмәтенә документлар тапшырмаган.
Кормашеваның ире – Павел Буторин, хатыны кебек үк, АКШ гражданины, Чехиядә гомер итә. Тикшерүчеләр версиясе буенча, Кормашева белән шәхси язышуда һәм аның үтенече белән, Павел махсус операцияне гаепләп язылган һәм Россиягә каршы китапның бер нөсхәсен Америка конгрессындагы арадашчы аркылы АКШ Президенты Джо Байденга тапшырырга тиеш булган.
* чит ил агенты функциясен үтәүче чит ил гаммәви мәгълүмат чаралары реестрына кертелгән