Миңнеханов җырчы Рәсим Низамовны «Фидакарь хезмәте өчен» медале белән бүләкләде
Татарстанның атказанган артисты, җырчы Рәсим Низамов Татарстанның «Фидакарь хезмәт өчен» медале белән бүләкләнде. Ул музыка сәнгатен үстерүгә зур өлеш керткәне өчен билгеләп үтелде. Республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов карарында шул хакта әйтелә.
Шулай ук нефть-газ-химия комплексын үстерүгә зур өлеш керткәне өчен Татарстан Республикасы Премьер-министры ярдәмчесе Эльдар Авдеев медаль белән бүләкләнде.
Татарстан белән күпьеллык нәтиҗәле хезмәттәшлеге һәм уртак проектларны гамәлгә ашыруга өлеш керткән өчен «Көнкүреш техникасы үзәге» ҖЧҖ генераль директоры Лев Костров (Мәскәү өлкәсе) та билгеләп үтелде.
Арча районы прокуроры урынбасары Радик Хәбибуллин «Фидакарь хезмәт өчен» медале белән бүләкләнде. Ул прокуратура органнарында күпьеллык нәтиҗәле хезмәте, законлылыкны һәм хокук тәртибен ныгытуга зур өлеш керткәне өчен бүләккә лаек булды.