Камал театрының яңа бинасын су белән тәэмин итү проектына миллион сум тотылачак
Галиәсгар Камал исемендәге театрның яңа бинасын су белән тәэмин итү һәм су бүлеп бирү челтәрләрен төзү буенча проект эшләре 953 мең сумга төшәчәк. Шул хактагы тендер дәүләт сатып алулары сайтында чыкты.
Документлардан күренгәнчә, подрядчыдан торба үткәргечнең диаметрын һәм озынлыгын билгеләү таләп ителә. Башкаручы шулай ук полиэтилен торба, эксплуатацияләү срогы 30 елдан да ким булмаган арматура һәм тимер-бетон коелар куллану кирәклеген исәпкә алырга тиеш.
Заказчы — Казанның «Водоканал» муниципаль унитар предприятиесе. Гаризалар 8 декабрьдә кабул ителә, электрон аукционга 15 декабрьдә нәтиҗә ясала. Контракт төзегән вакыттан алып атна дәвамында подрядчыга проект эшләрен башкарырга туры киләчәк.
Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры яңа бинасының архитектура концепциясен эшләүгә халыкара конкурс җиңүчесе 2022 елның февралендә билгеләнде. Ул Wowhaus рус-немец-япон консорциумы булды.
Яңа бина Кабан күле буенда, Һади Такташ һәм Нурсолтан Назарбаев урамнары чатында төзелә. Агымдагы елның җәендә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов эш барышы белән танышты. Иске бинага музыка театры килергә мөмкин.