Санкт-Петербургта бәйрәм ретро-концерты узачак
9 декабрьдә Санкт-Петербургта «Акчарлак» татар фольклор ансамбленең «Әйтелмәгән сүзләрне җырлар аша тапшырам» ретро-концерты узачак. Бу хакта Татарстан республикасының Санкт-Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсе Даими вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.
Чараны оештыручылар — Санкт-Петербургның Татар милли-мәдәни автономиясе һәм Татарстан республикасының Санкт-Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсе Даими вәкиллеге.
Концертта җыр-шигырьләр яңгыраячак, биюләр булачак. Концерт ахырында чараның кунагы — «Санкт-Петербург опера» театрының әйдәп баручы солисты, халыкара һәм Бөтенроссия конкурслары лауреаты Ярамир Низаметдинов чыгыш ясаячак.
Концерт 15 сәгатьтә башлана. Адресы: Санкт-Петербург, Невский проспекты, 70 йорт, Журналистлар йортының Концертлар залы, диелә хәбәрдә.