Сукырлар һәм начар күрүчеләр өчен республика китапханәсенә Шәриф Еникеев исеме бирелде
Сукырлар һәм начар күрүчеләр өчен республика китапханәсенә язучы, мәгърифәтче һәм җәмәгать эшлеклесе Шәриф Еникеев исеме бирелде. Белгечләр Шәриф Еникеевны «татар Брайле» дип атый.
«Китапханәгә Шәриф Еникеев исеме бирелүе – китапханәнең күпъеллык хезмәте нәтиҗәсе. Әлеге зур шәхеснең иҗади мирасын өйрәнеп, аны популярлаштырып, җәмәгатьчелек аңында исемен ныгыту буенча ике дистә ел эш алып барылды», дип хәбәр итә китапханәнең матбугат үзәге.
«Шәриф Кәлимулла улы безнең оешма тарихында зур эз калдырган шәхес. Ул начар күрүчеләрнең белемен арттыру буенча зур эш башкарган. Китапханәгә шундый шәхес исемен бирү китапханә эшчәнлеген дә бәяләү булып тора», дигән китапханәгә Шәриф Еникеев исемен бирү уңаеннан оештырылган тантанада Бөтенроссия сукырлар җәмгыятегең Татарстан бүлеге җитәкчесе Владимир Федорин.
«Китапханә Брайль системасы буенча китап басуны яңартып, аның Нәшрият бүлеге күп еллар дәвамында бу эшне башкарып килә. Оештыру-методика һәм библиографик эшчәнлек бүлеге Еникеевның бу юнәлештә башкарган эшчәнлеген бөртекләп өйрәнә. Бүгенге көндә бай архив тупланды. Еникеев безнең өчен «татар Брайле», дип сөйләгән Шәриф Еникеевның иҗади мирасын өйрәнүче белгеч, тифлокомментарийлар остасы Гөлүсә Закирова.
Рәсми чарада Шәриф Еникеевның нәсел дәвамчылары да катнашкан. Лариса һәм Наталья Рудольфовна китапханәгә Шәриф Еникеевның 60 еллыгына Татарстан китап нәшрияты бүләк иткән портретын тапшырган.
Китапханә ветераннары Роза Гафурова, Владимир Алексеев, Фәрит Миндубаевлар Шәриф Еникеев турында истәлекләр белән уртаклашканнар.
Тантананың кунаклары арасында ТР Милли китапханә директоры Ирек Һадиев, Социаль реабилитация республика үзәге директоры Антон Агафонов, Республика балалар китапханәсе директоры урынбасары Амалия Нерсесян һәм башкалар булган.
- Шәриф Кәлимулла улы Еникеев татарча Брайль алфавитын төзеп, Казанда татар телендә Брайлчә китаплар бастырып чыгару эшен башлап җибәрә, аның редакциясе астында сукырлар өчен дәреслекләр, китаплар басыла. Шәриф Еникеев шулай ук уңышлы журналистлык эшчәнлеге алып бара: үзенең мәкаләләрендә ул республиканың сукырлары тормышын яктырта, аларның уңышлары белән таныштыра һәм күрмәүчеләр тормышында булган проблемаларны билгели. Ул татар милләтеннән булган сукырларга белем бирү, укыту, аларны татар телендә китаплар белән тәэмин итеп, ана телендә әдәбият укуга тартуга әйтеп күп көч куя.