«Татар-информ» журналистлары Халык казанышлары күргәзмәсендә Татарстан стендын карады
Иртәгә Мәскәүдә Халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсендә (ВДНХ) узачак Татарстан көне алдыннан «Татар-информ» журналистлары «Россия» күргәзмә-форумы белән танышты. Мәгълүмат агентлыгының баш мөхәррир урынбасары Артур Хәлилуллов бәяләвенчә, күргәзмә залына керү юлындагы Татарстан Республикасы стенды шунда ук үзенә игътибарны җәлеп итә.
«Без, ниһаять, Халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсендә. Һәм 75нче павильонда иң беренче күзгә ташланганы — Татарстан Республикасы зонасы. Исегезгә төшерәм, иртәгә Татарстан көне. Иртәнге сәгать тугыз-ун тирәсендә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның чыгышы видеосын көтегез», — дип сөйләде ул.
«Татар-информ» журналисты искәрткәнчә, Татарстан стендының тышкы кыяфәте Казанда узачак һәм киләсе елда Россиядә иң масштаблы вакыйгаларның берсе булырга вәгъдә итүче «Киләчәк уеннары» рухында әзерләнгән.
Хәлилуллов шулай ук стенд буйлап видеоэкскурсия үткәрде һәм виртуаль чынбарлык тренажерларын күрсәтте — анда һәр кунак үзен Казан яр буе буенда велосипедта йөрүче турист итеп хис итә ала.
«Башка кызыклы активлыклар да булачак. Әлегә кеше күп түгел, әмма иртәгә монда алма төшәр урын да булмас дип ышанам. Күрми калмагыз. Барлык яңалыкларны «Татар-информ» сайтында, шулай ук безнең социаль челтәрләрдә укыгыз. Аерым алганда, Telegram-каналда һәм YouTube каналда», — диде ул.
- Халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсендә оештырылган «Россия» күргәзмә-форумында Татарстан көне 2 декабрьдә узачак. Республиканың мәдәни программасы иртәнге сәгатьләрдә башланып, биш мәйданчыкта эшләячәк. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашында ачылыш тантанасы 10.00 сәгатьтә 75 нче павильонның А залында була.