Татарстаннан яшь пар «Россия» форумында туй үткәрде
Татарстаннан яшь пар - Самат Зыятдинов һәм Сөмбел Ибраһимова Мәскәүдә ВДНХда «Россия» Халыкара күргәзмә-форумы кырларында никахларын теркәде. Тантана Республика көне кысаларында узды. Анда шулай ук Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты.
«Әлеге туй ясалма рәвештә үткәрелми. Бу – Балтач районыннан үрнәк гаилә. Яшь гаиләгә аяк өсте кул чабып, уңышлар һәм озын гомер, күп балалар теләп калабыз. Демография - төп мәсьәлә!» - дип елмаеп котлады яшь парларны республика җитәкчесе.
Ул шулай ук Самат һәм Сөмбелгә Алтайга сәяхәткә сертификат тапшырды. Кияү белән кәләшнең шатлыклы көннәрен туган-тумачалары, дус-ишләре уртаклашты - алар барысы да кичә Россия башкаласына килеп җиткән.
Яшь парның туе 23 декабрьдә Балтачта була.
Татарстан Республикасы күргәзмәдә биш мәйданчыкта күрсәтелгән. Анда урнашкан экспозицияләр республиканың сәнәгать, авыл хуҗалыгы, икътисада,медицина, мәдәният һәм туризм өлкәләрендә әһәмиятле казанышлары турында сөйли.
«Россия» күргәзмә-форумы 4 ноябрьдә ВДНХ мәйданчыгында ачылды һәм 12 апрельгә кадәр дәвам итәчәк. Биредә Россиянең 89 төбәгенең, эре компанияләрнең, министрлыкларның һәм оешмаларның казанышларын күрсәтәчәкләр. Күргәзмәгә РФ Президенты Владимир Путин да килер дип көтелә.